Татарстанда көннәр җылытачак
Якын көннәрдә Татарстанда һава шартларын көнбатыш перифериясенә эләккән киң антициклон билгелиячәк. Шул ук вакытта температура фонының бераз күтәрелүе көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Явым-төшем көтелми. «Атмосфера басымы сизелерлек үзгәрмәячәк һәм югары калачак», — ди синоптиклар.
Җомга, шимбә һәм якшәмбе, 13, 14 һәм 15 гыйнварда, төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -12дән алып -19 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава -14тән алып -8 градуска кадәр җылыначак.
Шул ук вакытта киләсе атна башында, 16 һәм 17 гыйнварда, Татарстанда төнлә температура 12дән 17 градуска кадәр салкын булачак. Көндезге сәгатьләрдә 7дән 12 градуска кадәр салкын фаразлана.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, метеорологлар мәгълүматларына караганда, якындагы ун көндә республикада температура нормага әйләнеп кайтачак.