Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары Мортаза Рәхимов белән хушлашты
Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары республиканың Беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән хушлашу мәрасимендә катнашты. Мортаза Рәхимов 11 гыйнварда вафат булды. Хушлашу мәрасиме «Башкортстан» дәүләт концерт залында уза, ул иртәнге 9.00 сәгатьтән бирле бара һәм 12.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Сәясәтчеләр мәрхүмнең табуты янына чәчәкләр салды. Исегезгә төшерәбез, аны Уфа мөселман зиратында җирләячәкләр.
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рәхимовның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Аның сүзләренчә, Башкортстан Республикасының беренче лидеры башкорт халкы тарихында үзе үк бер чор булган якты һәм масштаблы шәхес иде.