Дубайда 3D-принтер ярдәмендә беренче мәчет «төзергә» җыеналар
Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә тулысынча 3D-принтерда бастырылган беренче мәчет барлыкка киләчәк. Бу турыда Гарәм Әмирлекләрендәге The National басмасына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«3D-басма технологиясен куллану төзелеш материаллары чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, бу ысул табигатькә зыян китерми һәм безнең акыллы җитәкчелекнең карашын чагылдыра», - дип белдерә газетага Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең ислам һәм хәйрия мәсьәләләре департаменты генераль директоры Хамад аш-Шайбани.
Конструкция төзүдә катнашучы инженерлар, мәчет төзелеше гадәттәгедән 30 процентка кыйммәтрәк булыр, дип фаразлый. Алар төзелеш материаллары катламнарының компьютер билгеләренә нигезләнеп урнашачагын аңлаталар.
Объектны төзү агымдагы елның октябрендә башланачак. Исәпләүләр буенча, «бастыру» дүрт ай дәвам итәчәк, ә бинаны бизәү - тагын бер ел.