Февраль аенда Казаннан Истанбулга яңа авиарейс ачыла
22 февральдә Казаннан Истанбулга яңа авиарейс ачыла. Очкычлар атнасына өч тапкыр рейс ясаячак.
Самолетлар Казан аэропортыннан чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә 9.25 сәгатьтә кузгалып китәчәк, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәте.
Татарстан һәм якын-тирә төбәкләрдә яшәүчеләр төш вакытында Төркиянең иң зур шәһәрендә булачак – бу эшлекле очрашулар үткәрү өчен дә, кунакханәгә урнашу өчен дә уңайлы вакыт, диелә хәбәрдә.
Шул ук вакытта, матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, расписаниедә үзгәрешләр дә булырга мөмкин. Пассажирларга 189 урынлы Boeing 737 лайнерлары хезмәт күрсәтәчәк.
Төркиягә сәяхәт итүче Россия кешеләренә 60 көнгә кадәр виза рәсмиләштерергә кирәкми, әмма чит ил паспортының шуннан соң гамәлдә булу вакыты дүрт айдан да ким булмаска тиеш.