Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Иске Яңа ел белән котлады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына бүген Иске Яңа ел билгеләп үтелүен искәртте һәм бәйрәм белән котлады.
Республика җитәкчесе үзенең телеграм-каналында бу уңайдан Казанның Яңа ел бизәлеше күренешләре күрсәтелгән видеоролик урнаштырган.
«Дуслар, бүген бит Иске Яңа ел! Бәйрәм итәсезме? Котларга буламы?» – дип язган Миңнеханов.
Искәртеп үтәбез, Иске Яңа ел — Юлиан календаре буенча Яңа ел. Яңа стиль белән ул 13-14 гыйнвар төнендә башлана.