Минзәләнең өлкән буын вәкилләре Иске Яңа елны бәйрәм итте
13 гыйнвар – искечә Яңа елны каршылау көне. Шул уңайдан Минзәлә районы ветераннар Советы өлкән яшьтәгеләр өчен бәйрәм чарасы уздырды. Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева Яңа ел белән тәбрик итте.
Яңа ел чарасын ветераннар хоры үзләренең моңлы җырлары белән ачып җибәрде. Ветераннар Советы рәисе Фиразия Сафиуллина да килгән кунакларга тәбрикләү сүзләрен җиткерде, матур теләкләр теләде.
3нче ТОС җитәкчесе Надежда Волощенко педагогика көллияте студентлары белән Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенеп килеп, кунакларның күңелен күрде. Район мәдәният сарае, инвалидлар җәмгыяте әгъзалары да төрле персонажлар образына кереп кызыклы уеннар оештырдылар, биеделәр, җырладылар.
Әлеге бәйрәм чарасында район авыллары да читтә калмады. Яңа Мәлкән район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Зөләйха Гыйләҗева, Дусай Кичү клубы мөдире Гөлнара Гайсина җитәкчелегендә шулай ук театральләштерелгән тамаша күрсәтте.
Өлкәннәр ял итеп, ел буена җитәрлек позитив энергия һәм көч туплап, яхшы кәеф белән өйләренә таралашты.