Рәфыйк Фәттахетдинов «Петр I тууына 350 ел» медале белән бүләкләнде
Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары – Диния нәзарәте эшләре идарәчесе, Россия Федерациясе Тикшерү комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Рәфыйк Фәттахетдинов эксклюзив истәлекле «Петр I тууына 350 ел» медале белән бүләкләнде.
Бүләк Россия Федерациясе Тикшерү комитеты оешуга 12 ел тулуга багышланган тантаналы чарада тапшырылды. Бу турыда Диния нәзарәте рәсми сайтында хәбәр ителә.
Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Рәфыйк Фәттахетдиновның Иҗтимагый совет эшенә керткән хезмәтен билгеләп үтте, диелгән хәбәрдә.