Магнитогорскида Габдулла Рәхимкулов исемендәге халыкара бәйгегә гаризалар кабул ителә
Магнитогорскида Татарстан Республикасының атказанган һәм халык артисты Габдулла Рәхимкулов исемендәге Халыкара вокалистлар конкурсы уза.
Быел, 2023 елда, бәйге җиденче тапкыр турыдан-туры һәм читтән торып уздырыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Вокалистлар конкурсы проектының авторы – М. И. Глинка исемендәге Магнитогорск дәүләт консерваториясе профессоры Рафаил Бакиров. Ул Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Композиторлар берлеге әгъзасы, үз вакытында Казан консерваториясен тәмамлаган .
Татарстаннан – шул исәптән Г.Рәхимкуловның ватаны Чүпрәле районыннан, Казан, Арча шәһәрләреннән; Башкортстан Республикасыннан – Уфа, Сибай, Хәйбуллин районыннан; шулай ук Ленинград өлкәсендә яшәүче катнашучылардан гаризалар кабул ителә.
Конкурсантлар арасында Германия, Болгария, шулай ук Чиләбе өлкәсеннән – Чиләбе, Магнитогорск, Кунашак, Агапов районнарыннан катнашучылар бар, диелгән хәбәрдә.