Рөстәм Миңнеханов Алтай башлыгы белән «Кар барсы» үзәге төзелешен башлау турында сөйләште
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Алтай Республикасында булды. Төбәк башлыгы Олег Хорохордин белән ул республиканың Маймин районында «Карым» комплексы территориясендә урнашачак «Кар барсы» биологик төрлелекне саклау үзәген төзү буенча киңәшмә үткәрде.
Рөстәм Миңнеханов үзәк төзелешен озакка сузмаска һәм актив рәвештә башларга өндәде. Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
Хорохордин ТР Президентына бу проектны тормышка ашыру өчен Алтай территориясен сайлаганга рәхмәт белдерде. «Кар барсын исәпләү Алтай Республикасында әлеге сирәк очрый торган җанвар төркеменең тотрыклы булуын һәм үсешкә омтылуын күрсәтте. Кыргый табигатьтә бу ерткычның кешеләр белән очрашуы еш булды. Димәк, барска Алтайда уңайлы һәм без алга таба да шулай булсын өчен бөтен көчебезне куячакбыз», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов лаборатория-тикшеренү комплексы һәм вольерлар урнашачак мәйданчыкларны каравын сөйләде һәм проектны практик яктан гамәлгә ашыруга күчәргә вакыт җитүен әйтте. «Без актив рәвештә эш башларга тиеш. Безнең документлар әзерләргә, экспертиза үткәрергә, төзелеш эшләренә рөхсәт алырга һәм төзелешкә керешергә өч ай вакытыбыз бар. Безнең бурыч – көзгә кадәр эшләтеп җибәрү, проектлау, эш графигы һәм төзелешкә күчү. Безнең өчен иң катлаулы бурыч – баш санын тәэмин итү», – диде ул.
Шулай ук үзәкнең булачак хезмәткәрләрен сайлап алу һәм стажировка үткәрү кирәк, дип өстәде ТР Президенты. Аның сүзләренчә, проектны тормышка ашыру барстан башлана, әмма киләчәктә үзәктә башка сирәк хайваннар да булачак. Алар арасында манул, монгол дзерены, Алтай тау сарыгы, кабарга, Себер тау кәҗәсе бар.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков та катнашты, ул проектка кадәрге эшләр турында сөйләде. «Кар барсы» фәнни үзәген төзүнең беренче этабына ветеринария блогы, хуҗалык блогы, ашханә, административ бина һәм кар барсларын карап тору өчен вольерлар керде, дип хәбәр итте ул. Икенче этапта фәнни һәм торак блок төзү күздә тотыла, өченчесендә – барлык төр хайваннарны үрчетү өчен вольерлар төзү.
Исегезгә төшерәбез, планнар буенча үзәкнең мәйданы 9 мең гектар тәшкил итәчәк, аның төп фәнни бурычы – хайваннарның торышын мониторинглау, аларны ясалма үрчетү, яраланган яки зәгыйфьләнгән кыргый хайваннарны реабилитацияләү алымнарын эшләү. Элегрәк «Татар-информ» объектлар буенча фәнни нигезләү документларын эшләүгә республика бюджетыннан 9,3 млн сум акча юнәлдереләчәген хәбәр иткән иде.