Непалда пассажир самолеты һәлакәткә очраган, аның бортында Россиядән 4 кеше булган
Непал Республикасының Покхара шәһәрендә ATR 72 пассажир самолеты иске һәм яңа шәһәр аэропорты арасында һәлакәткә юлыккан. Бу хакта РИА Новости җирле басмага сылтама белән хәбәр итә.
Социаль челтәрләрдә самолет төшү видеосы чыкты.
Самолет Катмандудан Покхарага очкан, аның бортында 68 пассажир һәм дүрт экипаж әгъзасы була. Соңрак Кришна Бхандари армиясе вәкиле белдергәнчә, фаҗигадә ким дигәндә 16 кеше һәлак булган.
Бортта шулай ук дүрт россияле булган. Бу хакта РИА Новостига Россия илчелегендә хәбәр иттеләр. Хәзерге вакытта аэропорт ябык, коткару эшләре алып барыла, һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.