Төнлә Казанда дүрт сәүдә павильоны янган
Бүген төнлә янгын сагының 101 номерына Казанның Зорге урамындагы сәүдә павильоннарында янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Ике катлы бинага өстәп төзелгән ун павильонның дүртесе янган.
Янгын сүндерүчеләр ун минутта килеп җиткән. Янгын якынча 32 квадрат метр мәйданга зыян китергән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгында зыян күрүчеләр юк.