Питрәч районында яшәүчеләр мобилизацияләнгән якташлары өчен машина сатып алган
Татарстанның Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүчеләр, өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган якташларына җибәрү өчен, автомобиль сатып алган.
Район хакимиятендә «Татар-информ»га сөйләүләренчә, УАЗ биредә яшәүче Владимир Харитонов инициативасы белән сатып алынган. Хәзер машина ремонтта. Ул 250 мең сумга төшкән. Җирле эшмәкәрләр дә иганәчелек ярдәме күрсәткән.
Бу автомобиль мобилизацияләнгән якташларга тапшырылачак. Хәзер Питрәчтән хәрби частьларда 23 ир-ат бар. Шушы көннәрдә алар махсус операция зонасына юнәлә.
Искәртик, Питрәчтә гуманитар ярдәм Балалар иҗаты йортында җыела.
«Татар-информ» муниципалитетның махсус хәрби операция зонасына 20 тонна гуманитар ярдәм җибәрүе турында хәбәр иткән иде.