Владимир Путин Непалдагы авиаһәлакәткә бәйле кайгы уртаклашты
Россия Президенты Владимир Путин Непал Президенты Бидхья Деви Бхандарига кайгы уртаклашу белдерде.
Искәртик, бүген Покхара шәһәре янында фаҗига булды - самолет һәлакәткә очрады.
«Авиаһәлакәттә һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерүегезне сорыйм», – диелә Кремльнең матбугат хезмәте чыгарган телеграммада.
Россия илчелеге хәбәр иткәнчә, самолет бортында дүрт россияле булган.