Питрәч районының элеккеге башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин 75 яшьлеген билгеләп үтә
Шәйхулла Насыйбуллин 15 елга якын Питрәч районы белән җитәкчелек иткән, район үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Бүген ул 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.
Ул Салкын Чишмә авылында гап-гади гаиләдә туып-үскән. Әтисе үлгәндә аңа бары тик биш яшь кенә була. Фронтовик сугышта алган яраларыннан рәтләнә алмаган. Сугыш вакытында һәм сугыштан соң туган балалар – үзенчәлекле буын вәкилләре. Аларның балачаклары булмаган да диярлек. Аларга кечкенәдән олылар белән беррәттән авыр хезмәт башкарырга туры килгән.
«Шәйхулла Галимулла улы җитәкләгән унбиш ел эчендә Питрәч районы, туган җиребез, авылларыбыз танымаслык булып үзгәрде. Күп еллардан соң да күпләр аңа рәхмәтләрен белдерә. Һәм бүгенге көн дә безгә халыкка үз җитәкчесе, якташы кирәк булуын раслый, чөнки аның өчен һәр кеше якын, һәр проблема шәхси», – диелгән хәбәрдә.
Шәйхулла Насыйбуллин берничә ел элек туган авылында үз хисабына Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл куйдырган, бүгенге көнгә кадәр мәчет эшендә, зиратны тәртиптә тотуда ярдәм итә.