Камал театрында Рөстәм Галиуллинның «Көзге кайтаваз» пьесасы укылды
Камал театрында Рөстәм Галиуллинның «Көзге Кайтаваз» пьесасы укылды. Бу хакта Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итә.
Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, рәссам - Сергей Скоморохов. Пьеса «Яңа татар пьесасы - 2022» бәйгесендә ТР Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булган иде.
Спектакльдә катнашалар: Татарстанның атказанган артистлары - Фәнис Җиһанша, Ләйсән Фәйзуллина, Алмаз Гәрәев, Гөлчәчәк Хамадинурова, Раил Шәмсуаров, шулай ук, Рәдиф Галимов, Эльза Мортахуҗина, Алинә Мөдәрисова һәм Айгөл Абашева.
Премьера 2023 елның апрелендә көтелә.