Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Январь
2023

Ренат Вәлиуллин: Питерда Сабантуйны оештыруда татар меценатларының ярдәме бик зур

0
Ренат Вәлиуллин: Питерда Сабантуйны оештыруда татар меценатларының ярдәме бик зур

«Иниятулла Кутуев – шундыйларның берсе. Гаиләсе белән Тосно шәһәрендә Сабантуй үткәрә. Сабантуй тәмамлангач, икенче айдан ук киләсе Сабантуйга акча җыя башлавын әйтә», - диде ул.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле, филология фәннәре кандидаты Ренат Вәлиуллин Санкт-Петербургта Сабантуйны үткәрүдә җирле меценатларның роле зур булуын әйтте.

«Безнең Сабантуйда йөз меңгә якын кеше катнаша. Сабантуйны оештыру һәм шулкадәр кеше катнашу – мондагы татар кешеләренең нинди урында булуын күрсәтә. Сабантуйны оештыру мәсьәләрен Татарстан хөкүмәте катнашы белән татар эшмәкәрләре, татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчелеге хәл итә. Сабантуйны оештыру өчен Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә яшәгән җирле татарлар акчаларын бирә», - диде ул Татарстан журналистлары белән очрашуда вәкиллектә.

Ул зур Сабантуйларны үткәрү өчен бик күп чыгымнар китүен әйтте. «Әйтик, күп кенә авылларда Сабантуйлар юкка чыкты. Бу эшне мондагы җирле татар эшмәкәрләре алып бара. Иниятулла Кутуев – шундыйларның берсе. Ул безнең аксакалыбыз. Үзенең акылы, фикере, тормышка карашы белән алдынгы. Гаиләсе белән Тосно шәһәрендә Сабантуй үткәрә. Сабантуй тәмамлангач, икенче айдан ук киләсе Сабантуйга акча җыя башлавын әйтә», - диде.

«Күп кенә шәһәрләрдә Сабантуйны стадионнарда, паркларда үткәрәләр. Санкт-Петербург Сабантуе – шәһәрдән 25 чакрым ераклыкта Энколово дигән авылда үткәрелә. Аның урыны да уңышлы сайланган – янда гына урман, елга, болын бар. Кешеләр Сабантуй карарга дип махсус килә. Гаиләләре белән үзләренең почмакларын ясыйлар, гармун уйныйлар, самавырларын куялар. Иртән килеп утыралар, кичен кайтып китәләр. Бу Питер Сабантуеның үзенчәлекле ягы», - ди вәкил.

Ренат Вәлиуллин башка җирле меценатлар белән дә таныштырды.

«Аксакалыбыз Шамил Акбулатов репрессиягә эләгеп, һәлак булган татарлар истәлегенә Левашовода үз акчасына зур комплекс ясаттырды. Габделбәр Әлимов та зур комплекс салып куйды. Комплекста намаз уку бүлмәсе, хәләл туклану ноктасы һ.б. бар. Эшмәкәр Камил Хәйруллин Чиләбе өлкәсендә туган авылында «авылым бетмәсен» дип, үз акчасына 20 йорт салды. Йортларны ике баласы булган татар гаиләләренә бушлай бирә», - дигән мисаллар китерде ул.





Губернаторы России
Москва

Собянин анонсировал большую летнюю спортивную программу





Москва

Всеармянский союз «Гардман-Ширван-Нахиджеван» осуждает лживое заявление президента Азербайджана Алиева


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: На городском вокзале Зеленоград — Крюково появился еще один переход



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Джиган

Звездная пара Джиган и Оксана Самойлова примут участие в шоу «Выжить в Дубае»




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Волонтеры Президентской академии в Санкт-Петербурге вносят свой вклад в развитие и повышение доступности спорта для граждан

Персонажи «Дракошии» и «Команды МАТЧ» примут участие в театрализованном шествии на Московском детском фестивале искусств «Небо» в Парке Горького

Онлайн-лекторий «Иннагрика»: подкасты с учеными и экспертами об агротехе доступным языком


Елена Рыбакина

Елене Рыбакиной поставили неожиданный «диагноз»



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Волонтеры Президентской академии в Санкт-Петербурге вносят свой вклад в развитие и повышение доступности спорта для граждан



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России