Фәрит Бикчәнтәев Фәнис Җиһаншаның 50 яшьлегенә спектакль чыгара
Спектакль Рөстәм Галиуллинның «Көзге кайтаваз» пьесасы буенча куела.
Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншаның 50 яшьлегенә спектакль чыгара.
Камал театры яңа укылган әсәрдә - Рөстәм Галиуллинның «Көзге Кайтаваз» пьесасында төп рольне Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша башкарачак. Мәгълүматны Камал театрының матбугат үзәге раслады.
Премьера 2023 елның апрелендә көтелә.
Пьеса «Яңа татар пьесасы - 2022» бәйгесендә ТР Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булган иде.
«Яңа татар пьесасы»на тапшырылган әсәрнең төп герое – 70 яшьлек профессор, әдәбият галиме.
Спектакльнең рәссамы - Сергей Скоморохов.
Спектакльдә катнашалар: Татарстанның атказанган артистлары - Фәнис Җиһанша, Ләйсән Фәйзуллина, Алмаз Гәрәев, Гөлчәчәк Хамадинурова, Раил Шәмсуаров, шулай ук, Рәдиф Галимов, Эльза Моратхуҗина, Алинә Мөдәрисова һәм Айгөл Абашева.
- Җиһаншин Фәнис Рәдиф улы 1972 елның 1 июлендә Татарстанның Әтнә районы Күәм авылында туган.