Удмуртия татарлары Илфат Сабиров истәлегенә волейбол турниры оештырган
Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Кече Пургадан Елена Мөсәгыйтованың «Илфат Сабиров истәлегенә волейбол турниры узды» дигән язмасы чыкты.
Кече Пургада Илфат Сабиров истәлегенә багышланган волейбол буенча турнир узды. Илфат Сабиров – Кече Пурга мәктәбе командасы составында, район данын яклап, күп кенә ярышларда катнашкан спортчы. Кызганыч, аның гомере 37 яшендә өзелә. Ә әти-әнисе уллары хөрмәтенә волейбол турниры уздыруны традициягә кертеп, ел саен спорт сөючеләрне җыялар.
Быел ярышлар бер үк вакытта өч спорт мәйданчыгында узды, 5 хатын-кызлар командасы, 5 ир-ат командасы һәм 3 ветераннар командасы катнашты.
Илфат Сабировның әтисе Флүр әфәнде: «Быел башка еллар белән чагыштырганда катнашучылар күбрәк булды. Улыбыз истәлегенә узучы турнирга елдан-ел кызыксыну арта. Узган ел беренче тапкыр хатын-кызлар командалары катнашса, быел төрле оешмаларның ветераннары да үз командаларын күрсәтте», – дип сөйләде.
Әлеге мавыктыргыч һәм кызыклы турнирны карарга тамашачылар да күп килгән иде. Хатын-кызлар командалары арасында беренчелекне – Кече Пурга командасы, икенче урынны – Кияс районы, өченче урынны Сарсак-Омга кызлары яулады. Ир-атлар арасында Кече Пурга волейболчыларына тиңнәр булмады. Икенче урында – Әгерҗедән ир-атлар командасы, өченче урында –Кече Пурга студентлары командасы. Ветераннар арасында җиңүне чик сакчылары командасы яулады, икенче урынны – Кече Пурга район үзәге командасы, өченче урынны Кече Пурга районы Эчке эшләр бүлеге командасы яулады.
Җиңүчеләргә күчмә кубок белән беррәттән, медальләр, акчалата һәм татлы призлар тапшырылды. Ә Сабировлар гаиләсе барлык катнашучылар өчен чәй өстәле әзерләгән иде.