Алабуга шәһәрендә бокс белән шөгыльләнү өчен спорт зал барлыкка киләчәк
Алабуга шәһәренең аскы өлешендә тагын бер спорт залы барлыкка киләчәк. Анда бокс белән шөгыльләнәчәкләр. Аны Тугаров урамындагы иске котельный бинасында урнаштыру планлаштырыла. Бинаның мәйданы якынча 500 кв м була.
Бина 1969 елда төзелгән, әмма яхшы хәлдә, шуңа күрә район башлыгы Рөстәм Нуриев аны шәһәрнең бу өлешендә бик кирәкле спорт залы итеп кулланырга тәкъдим итте. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасының сайтында хәбәр ителә.
Рөстәм Нуриев сүзләренчә, монда тәрәзәләрне алыштырырга, диварларны җылытырга, фасадны тәртипкә китерергә, эчтә махсус җәймә кирәк булачак. Монда бокс өчен ике ринг һәм йөгерү җайланмасы куярга мөмкин булачак.