Ульяновск өлкәсенең танылган көрәшчесе Рамис Садиев истәлегенә турнир узды
Ульяновск өлкәсендә танылган көрәшче Рамис Садиев истәлегенә турнир булып узды. Бу хакта Бөтендөнья Татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә.
Ульяновск шәһәреннән Россиянең спорт мастеры, бик күп Сабантуйлар батыры Рамис Садиев төбәктә татар милли көрәшен үстерүгә, аңа яшьләрне җәлеп итүдә зур эш башкарган кеше.
Озак еллар дәвамында өлкәнең көрәш федерациясен җитәкләгән батыр истәлегенә багышланган Бөтенроссия турниры Ульяновскида унынчы тапкыр үткәрелде, диелә хәбәрдә.