Ульяновск татар автономиясе вәкиле Рамилә Сафина: Мәдәният - ул халыкның күңел көзгесе
Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге һәм татар автономиясенең мәдәният үсеше бүлеге җитәкчесе Рамилә Сафинаның «Мәдәният - ул халыкның күңел көзгесе» дигән язмасы чыкты.
Мәдәният - ул халыкның асылы, аның күңел көзгесе, рухы, гүзәллеге, горурлыгы.
Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең мәдәният бүлеге үзенең эшен еллык план буенча алып бара. 2022 ел Ульяновскида җиденче тапкыр узучы зур мәдәни чара - халык һәм үзешчән театрларның Барый Тарханов исемендәге төбәкара фестивале белән башланып китте. Анда Ульяновск шәһәренең «Киндяковка» мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Нур» татар халык театры коллективы (режиссеры - Җәмилә Мифтахова), Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы мәдәният йорты карамагындагы «Бердәмлек» татар халык театры (режиссеры - Рәйсә Шакурова), Иске Кулаткы районыннан татар халык театры (режиссеры - Фазилә Рязапова), шулай ук Татарстанның Буа, Апас, Питрәч районнары үзешчәннәре уңышлы гына чыгыш ясады. Кызганычка, Карсун районы Нугай иле авылы мәдәният йортының «Чишмә» татар халык театры мәртәбәле фестивальдә спектакль белән менә берничә ел инде катнашмый.
Традициягә кергән Татар теле һәм мәдәнияте көннәре быел Майна, Тереньга район үзәкләрендә, Чардаклы районы Папау авылында, Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылында, Димитровград шәһәрендә, Ульяновск шәһәренең 20 нче «Искринка» балалар бакчасында, шәһәребезнең Тимерьюл, Заволжье һәм Засвияжье районнарында гөрләп узды. Тимерьюл районы татар автономиясе советы оештырган чара - Әниләр көненә багышланган зур бәйрәм концерты да халык белән шыгрым тулы залда узды.
Шунысын да ассызыклап үтәсе килә, быел өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең 25 еллык юбилее да күпләр күңеленә уелып калгандыр.
«Сембер карлыгычлары» өлкә татар җыр фестиваль-конкурсында - 82 бала, «Онытылмас моңнар» өлкә фольклор фестиваль-конкурсында 50дән артык үзешчән сәнгать остасы катнашты.
Көз аенда гына була торган «Сөмбелә» уңыш бәйрәме быел яңа форматта үтте. Ул көзге уңыштан балалар үз куллары белән эшләгән кул эшләнмәләре күргәзмәсе белән күңелле генә килеп чыкты.
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган өлкә «Тукай әсәрләре минем күңелемдә» дигән рәсем конкурсы ел саен уздырыла. Анда өлкәбезнең бик күп авылларыннан йөзгә якын бала катнаша. Герой шагыйребез, Ленин комсомолы премиясе лауреаты Муса Җәлил иҗатына багышланган «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» дип аталган информацион сәгатьтә дә балалар бик теләп катнаша.
Милләтебезнең йөзек кашына әйләнгән Сабантуй турында да әйтмичә булмый. Ульяновск өлкәсе быел дүртенче тапкыр инде федераль Сабантуйны каршы алды һәм, әйтергә кирәк, югары дәрәҗәдә уздырды. Билгеле, Сабантуйга әзерлек бик саллы барды. Ел башында ук өлкәбездә хезмәт итүче клуб методистлары өчен «Сабантуй шаг за шагом» дигән семинар уздырдык. Шулай итеп, өлкәнең татар үзешчән коллективларын тагын бер кат барладык. Кызганычка, өлкәдә татар үзешчән сәнгать коллективлары саны кими һәм анда катнашучыларның яше дә олыгая.
Федераль Сабантуйда өлкәбезнең 22 районыннан 500гә якын үзешчән сәнгать остасы катнашты. Сабантуй Җиңү паркы һәм ипподромда барлыгы 15 мәйданчыкта гөрләп узды.
Ульяновск өлкәсе делегациясе Мордовия республикасының Ләмберә районы Аксеново авылында узган авыл Сабан туена барды.
Иске Кулаткы районында ел буе төрледән-төрле чаралар узып тора. 1 июнь - Балаларны яклау көненә багышланган «Таң йолдызы» иҗат фестивале, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның «Көзге моңнар» фестиваль-смотры, балалар Сабан туе, мастер-класслар, «түгәрәк өстәл»ләр әнә шундыйлардан.
Димитровград шәһәрендә «Умырзая» балалар иҗат конкурсы ел саен бик күп талантларны сәхнәгә җыя.
Шунысын да шатланып әйтәсе килә, безнең Татар мәдәният үзәге карамагында эшләп килүче «Урама» фольклор коллективы «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалының «Җырлыйк әле» тапшыруында уңышлы гына чыгыш ясады.
Мөмкинлектән файдаланып, Татар мәдәнияте үзәге белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүләре өчен «Өмет» өлкә татар газетасы редакциясе хезмәткәрләренә, шулай ук «Сембер» бизнес-клубына һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясенә олы рәхмәт сүзләремне юллыйм.