Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Январь
2023

Миңнеханов: Нефть чыгару сәнәгате Татарстан икътисадының төп тармагы булып калачак

0
Миңнеханов: Нефть чыгару сәнәгате Татарстан икътисадының төп тармагы булып калачак

Нефть чыгару сәнәгате якын киләчәктә дә Татарстан икътисадының база тармагы булып калачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Планетаның сыек углеводородлар запасларын нәтиҗәле үзләштерү» дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәгенең халыкара күзәтчеләр советы утырышында хәбәр итте.

Утырыш КФУның фәнни китапханәсе бинасында узды. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда фәнни-технологик үсеш өстенлекләре буенча Россиядә булдырылган дөнья дәрәҗәсендәге 10 фәнни үзәкнең берсе эшләвен искәртте. «Республика үзәге эшчәнлеге углеводород чималы ятмаларын эзләү, разведкалау һәм үзләштерүнең нәтиҗәле технологияләрен эшләүгә юнәлдерелгән, – диде Татарстан Республикасы Президенты. – Алар илне Арктиканың яңа аз өйрәнелгән территорияләрендә дә, эре ятмаларда да арзан нефть һәм газ запаслары белән тәэмин итәргә тиеш».

Ул ассызыклаганча, бу максат Россия Федерациясенең икътисадый иминлеген тәэмин итү өчен бик мөһим, бигрәк тә яңа геосәяси чынбарлык кысаларында.

«Безнең советның төп бурычы – үтәлеш нәтиҗәләрен мониторинглау һәм үзәкне алга таба үстерү программасына төзәтмәләр кертү, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Бүген без аның узган елгы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турында фикер алышачакбыз һәм геолог галимнәр тарафыннан алынган мөһим нәтиҗәләр турында сөйләшәчәкбез».

Рөстәм Миңнеханов нотыкчылардан углеводородлар эзләү һәм чыгару буенча яңа технологияләрне һәм алымнарны җитештерүгә кертү мәсьәләләренә аерым игътибар бирүләрен сорады.

Үзәкнең эшләнмәләре, беренче чиратта, безнең республикада – «Татнефть» компаниясе объектларында һәм кече нефть компанияләрендә кулланылыш табарга тиеш, дип ассызыклады ул.

«Нефть чыгару сәнәгате-якын киләчәктә дә Татарстан икътисадының база тармагы булып калачак. Аның тулаем төбәк продуктын, бюджет системасы керемнәрен формалаштыруга керткән өлеше, димәк, халыкның тормыш-көнкүрешен дә бәяләп бетерү кыен. Шулай итеп, үзәкнең эшчәнлеге республикабызның фәнни-технологик үсеше өчен генә түгел, ә социаль-икътисадый үсеше өчен дә зур әһәмияткә ия», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Утырышта катнашучылар көн тәртибен расладылар. Аннары «Дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкне төзү һәм үстерү программасын һәм 2022 елга хисапны гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен карау турында» нотык белән Казан федераль университетының нефть-газ технологияләре, табигатьтән файдалану һәм җир турындагы фәннәр юнәлешләре буенча проректор Данис Нургалиев чыгыш ясады.

Шулай ук утырышта дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәк төзү һәм үстерү программасына үзгәрешләр кертелде.

 





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин. Главное за день





Москва

Роботы-курьеры «Яндекса» будут доставлять заказы в ещё нескольких районах Москвы


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Концерт

Концерт в честь 90-летия Евгения Крылатова




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Третий этап шахматного турнира завершился в Егорьевске

Гепарды – новые персонажи мультсериала «Команда МАТЧ»

Сергей Лёвкин: в Митине завершат возведение физкультурно-оздоровительного комплекса


WTA

Азаренко вышла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Сергей Лёвкин: в Митине завершат возведение физкультурно-оздоровительного комплекса



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России