Махсус операциядә катнашучы Питрәч егетләренә гуманитар ярдәм һәм УАЗ автомобиле илттеләр
Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов махсус операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм һәм УАЗ автомобиле илтте.
Алар юлга якташлары, эшмәкәрләр Владимир Харитонов һәм Вадим Морозов (Питрәч егете) бергәләп кузгалды. Бу сәфәргә аларны авылдашлары, җирлек халкы озатып калды. Авыл мәктәбе укучылары махсус операциядә катнашучы якташларына хатлар да язып биреп җибәрделәр. Бу хакта «Туганайлар» сайтында хәбәр ителә.
Питрәч районыннан мобилизацияләнеп киткән егетләрнең өчесе – Керәшен Сәрдәсеннән.
Авыл халкы гуманитар ярдәмне тулысынча үзе җыйса, УАЗ автомобиле авылдашлары Владимир Харитонов инициативасы белән сатып алынган. Җирле эшмәкәрләр белән беррәттән, «Ак барс» кошчылык комплексы җитәкчелеге иганәчелек ярдәме күрсәткән.
«УАЗ автомобиле хәзерге вакытта Белгород өлкәсенең Ровеньки бистәсендәге Питрәч егетләренә тапшырылган. Җирлек башлыгы Николай Васильевич УАЗ автомобиле алырга ярдәм иткән өчен Иван Михайлович Егоровка җирлек халкы исеменнән рәхмәт җиткерүебезне үтенде», диелгән хәбәрдә.