Марат Садыйков үлем-китем дәрәҗәсе иң югары булган районнарны атады
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Марат Садыйков 2022 елда республиканың кайсы районнарында үлем-китем дәрәҗәсе иң югары булуы хакында хәбәр итте.
Министр 36 муниципаль районда гомуми үлем-китем дәрәҗәсенең республикадагы уртача күрсәткечләрдән югарырак булуын әйтте. Марат Садыйков сүзләренчә, Кайбыч, Яңа Чишмә, Югары Ослан, Чүпрәле һәм Апас районнарында үлем-китем дәрәҗәсе аеруча югары.
«Әлеге районнарның баш табибларына кыска вакыт эчендә үлем-китем дәрәҗәсен киметү планнарына үзгәреш кертергә һәм вазгыятьне яхшырту буенча өстәмә чаралар күрергә кирәк. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җентекле методик киңәшләр әзерләнгән һәм сезнең адреска юлланган», - дип өстәде ул.
Шул ук вакытта, Питрәч районында, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Казан шәһәрләрендә үлем-китем дәрәҗәсе иң түбән булып кала.