Ковид авыруы Татарстанда кешеләр үлеме сәбәпләре исемлегендә алтынчы урында урнашкан
Узган ел Татарстанда сулыш органнары авыруларыннан үлүчеләр саны ике тапкырга кимегән. Бу хакта йомгаклау коллегиясендә республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.
«Covid-19 үлем сәбәпләре структурасында икенче урыннан алтынчы урынга төште», – диде ул.
Аның сүзләренчә, ел нәтиҗәләре буенча республикада кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр саны 7,9 процентка кимегән, онкология авыруларыннан 2,1 процентка, сулыш органнары авыруларыннан 42,4 процентка кимрәк һәм ашкайнату органнары авыруларыннан 8,1 процентка кимегән.