Рөстәм Миңнеханов хосусый картлар йортларын һәм приютларны контрольгә алырга кушты
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы хезмәткәрләре якын арада хосусый картлар йортларында, приютларда һәм интернатларда яшәүчеләрнең иминлегенә игътибарны юнәлтергә тиеш. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең йомгаклау коллегиясендәге чыгышында шундый бурыч йөкләде.
Республика Президенты билгеләп үткәнчә, кешеләр тәүлек әйләнәсе яшәгән урыннарда янгын куркынычсызлыгы турында сөйләгәндә, бүген нигездә дәүләт учреждениеләре җентекле рәвештә күзәтеп торыла. Шул ук вакытта республикада җитди тикшерүләр үткәрелергә тиеш булган хосусый биналар да аз түгел.
«Кемеровода картлар йортында янгын чыккан очракны искә төшерик. Ул вакытта 20 кеше һәлак булды. Ул хосусый милек саналган бина иде. Мондый фаҗига бөтен җирдә кабатлана ала. Минемчә, дәүләт органнарына караган гына түгел, шәхси милек саналган биналар да контрольдә булырга тиеш. Тәкъдимнәр федераль дәрәҗәгә чыгарылырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.