Мишустин махсус операциядә катнашучыларга түләүләрнең вакытында түләнергә тиешлеген әйтте
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә барлык түләүләр тулы күләмдә һәм вакытында түләнергә тиеш, дип белдерде Россия премьер-министры Михаил Мишустин.
Чәршәмбе көнне ул кораллы көчләрне тәэмин итү буенча хөкүмәт каршындагы координация советы утырышын үткәрде. «РИА Новости» шулай дип хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә социаль ярдәм мәсьәләләре өстен булып кала бирә. «Барлык түләүләр дә вакытында һәм тиешле күләмдә түләнергә тиеш», – диде премьер.