Уфада композитор Хөсәен Әхмәтовның туган көне билгеләп үтеләчәк
Башкорт дәүләт филармониясе күренекле композитор, РСФСРның халык артисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хөсәен Әхмәтов (1914-1993) исемен йөртә. Филармония коллективы ел саен гыйнвар аенда композиторның туган көненә махсус проект белән чыгыш ясый. Ул башкорт музыкаль сәнгате эшлеклесенең иҗади мирасына багышлана. «Башинформ» шул турыда хәбәр итә.
Быел да филармониянең зур залында Хөсәен Әхмәтовның иң популяр җырлары, романслары һәм «Сакмар сандугачы» сюиталары яңгыраячак. Әхмәтов өч дистә елга якын филармониядә эшләгән.
«Сандугач моңы» концертында Башкортстан Республикасының халык уен кораллары милли оркестры, филармония солистлары, Уфада Заһир Исмәгыйлев исемендәге Сәнгать институты студентлары катнашачак.