Укытучы Айнур Сәлахов: Кимсетмәсеннәр өчен татарлар балаларына «нейтраль» исем куша
«Күпчелек балаларның исемнәре европалашкан. Мәсәлән, Гарри», - диде ул.
Тумышы белән Түбән Камадан, хәзерге вакытта Санкт-Петербургта укытучы булып эшләүче Айнур Сәлахов әйтүенчә, мәктәптә, университетта кимсетү булмасын өчен, кайбер татарлар балаларына «нейтраль» исемнәр бирә.
«Мин мәктәптә эшлим, укучыларым арасында, гап-гади Питер гимназиясе булса да, ни гаҗәп, татарлар күп. Күпчелек балаларның исемнәре европалашкан. Мәсәлән, Гарри. Ул баланың татар булуы турында башыма да килмәс иде. Дусларым арасында да шундыйлар бар», - диде ул журналистлар белән очрашуда.
«Санкт-Петербург-Казан» поездын гына алыйк, кайчан карама, ул һәрчак тулы була. Буш урыннар калмый. Поездга утыру белән татар сөйләмен ишетә башлыйсың һәм «мин инде үз өемдә» дип уйлап куясың», - ди ул.
Айнур Сәлахов җанисәптә үзем татар дип билгеләвен әйтте. Хәзер ул «Мирас» милли-мәдәни үзәгендә актив катнашучы.
«Балачакта бию түгәрәкләренә күп йөрдем. Биергә теләгем бар иде, шуңа күрә «Мирас» үзәгендә биюгә йөри башладым. Инде икенче ел шушы үзәктә. Мондагы егетләр-кызлар белән татар мәҗлесләре, кичәләре үткәрдек. Гомумән, спорт белән бәйле чаралар үткәрергә тырышам. Анда төрле милләт вәкилләре катнаша: азәрбайҗаннар, татарлар, башкортлар», - диде укытучы.
- Искәртеп үтик, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков җитәкчелегендә бер төркем Татарстан журналистлары Санкт-Петербургта яшәүче татарлар белән очрашты. Журналистлардан – «Мәдәни җомга» газетасы мөхәррире Вахит Имамов, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Казан утлары» журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллин, «Мәгариф» журналы мөхәррире Сөмбел Таишева, «Миллиард.татар» порталы җитәкчесе Арслан Минвәлиев катнашты.