Татарстан делегациясе Чита дацаны белән танышты
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Читада урнашкан «Дамба Брайбунлинг» дацаны белән танышты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә.
Чита дацаны — Чита шәһәрендә урнашкан зур будда монастыре комплексы. Аның ачылышы 2010 елның 15 августында булган.
«Дамба Брайбунлинг» дацанын төзү эшләре 2002 елда ук башлана. Ә аңарчы Чита шәһәрендә мондый гыйбадәтханәләр булмый. Әлеге дацан -төбәк халыкларының дуслыгы һәм татулыгы символын гәүдәләндерә, диелә хәбәрдә.