Хәрби хәрәкәтләр янаган очракта Казан метросын яшеренү урыны итеп кулланулары ихтимал
Хәрби хәрәкәтләр куркынычы туган очракта, Казан метросы сыену урыны буларак кулланылырга мөмкин. Бу хакта йомгаклау коллегиясе утырышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда яшеренү урыннарын һәм җир астындагы башка саклану урыннарын, шулай ук подвалларны тикшерергә планлаштыралар. Яшеренү урыннарының якынча 30 проценты халыкны кабул итәргә бөтенләй әзер түгел.
Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына яшеренү урыннарын һәм халыкка хәбәр итү системасын әзерләү процессын тизләтергә кушты.