Владимир Путин балалар бакчаларына чират проблемасын хәл итәргә чакырды
Үз балаларын балалар бакчаларына урнаштырырга теләүчеләр моны чиратсыз эшли алырга тиеш, бу мәсьәләне илнең барлык төбәкләрендә дә хәл итәргә кирәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдерде, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
«Минемчә, быел, киләсе елга төгәл, иң яхшысы быел, бөтен төбәкләр буенча бу бурычны хәл итәргә кирәк – теләге булганнарның 100 проценты балаларын балалар бакчаларына, мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә бирә алсын өчен», – дип белдерде дәүләт башлыгы «Алмаз-Антей» һава-космик оборона предприятиесенә сәфәре барышында.
Путин сүзләренчә, бүгенге көндә Россиянең 64 төбәгендә мәктәпкәчә белем бирү проблемасы тулысынча хәл ителгән.
Барлык субъектларда, шул исәптән Татарстанны да кертеп, 2023 ел ахырына кадәр балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү бурычын Россия Президенты 2021 елның августында ук куйган иде.