Казан поездда сәяхәт итү өчен популяр шәһәрләр исемлегенә кергән
2023 елның беренче аенда поездда сәяхәт өчен иң популяр юнәлешләр арасында Казан булган, дип хәбәр итә РИА Новости OneTwoTrip онлайн-сервисына сылтама белән. Беренче урында гадәттәгечә – Мәскәү (29,7).
Икенче урында – Санкт-Петербург (23,5%). Шулай ук гыйнвар аенда иң популяр ун юнәлешкә Минераль Сулар, Еатеринбург, Махачкала, Уфа, Краснодар һәм Самара шәһәрләре дә керде.
Исегезгә төшерәбез, Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанга 160 мең турист килгән – бу узган ел белән чагыштырганда 13 процентка күбрәк. Казан Кремлендә 190 мең кеше булды.