Лениногорскида картинг буенча чемпионат була
21 гыйнварда Лениногорскида картинг буенча чемпионат узаaчак. Анда 100гә якын картингист катнашыр дип көтелә.
Лениногорск картингистлары белән бергә Азнакай, Баулы, Сарман, Урыссу һәм башка шәһәр картингистлары киләчәк. Спортчылар гына түгел, тренерлар да ярышачак. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.
Тренировкалар 7:30 сәгатьтә, чемпионат 9:45 сәгатьтә башлана, 15:00 сәгатьтә җиңүчеләрне бүләкләү булачак.
Лениногорск ДОСААФ автомәктәбе җитәкчесе Ирина Самарина, салкын һава торышы булса, ярышта катнашучылар һәм җанатарлар өчен кайнар чәй һәм кыр кухнясы оештырылачагын да әйтте.