ТР Прокуратурасы сукбай эт һөҗүм иткән балага компенсация өчен көрәшә
2020 елның июль башында Сарман авылының Ленин урамында 10 яшьлек балага сукбай эт һөҗүм итә. Малай төрле җәрәхәтләр ала. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, прокуратура муниципалитеттан мораль зыян өчен 10 мең сум күләмендә компенсация түләтү турында дәгъва биргән.
«Ачыкланганча, муниципаль хакимиятләр халыкның иминлеген тәэмин итү, аларның сәламәтлеген саклау өлешендә җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне тиешле дәрәҗәдә хәл итмәгән. Шуңа бәйле рәвештә прокуратура муниципалитетка дәгъва белдереп судка мөрәҗәгать итте», - дип аңлатты Галиев.