Токаев Казахстан парламентының түбән палатасын таратты, вакытыннан алда сайлау билгеләде
Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев республика парламенты мәҗлесен (түбән палатасын) тарату турында карар кабул итте. Ул шулай ук яңа депутатларны чираттан тыш сайлау көне итеп 19 мартны билгеләде. Бу хакта дәүләт җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлык дәрәҗәләрдәге мәслихәтләрнең (җирле вәкиллек органнарының) вәкаләтләре туктатылды. Билгеләп үтелгәнчә, Токаев тиешле карарларны хакимиятнең закон чыгару органының ике палатасы спикерлары һәм республика Премьер-министры белән сөйләшүләрдән соң имзалаган.
Быел 14 гыйнварда Казахстанда сенатка сайлаулар узды. Чираттан тыш процедуралар сайлау системасын реформалаштыру кысаларында үткәрелә. Парламентның түбән палатасына сайлау кампаниясен оештыру белән Үзәк сайлау комиссиясе шөгыльләнәчәк.