Мәскәү өлкәсенең Кашира шәһәрендә мөселманнар «Белем кичәсе» очрашуына җыелды
Мәскәү өлкәсенең Кашира шәһәрендә Мәскәү өлкәсе мөселманнары Мөхтәсибәт җыены имамнары биредә яшәүче мөселманнар белән очрашты. Чара «Белем кичәсе» дип атала. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мондый очрашулар күркәм гадәткә әверелде, алар рухи-әхлакый тәрбия бирү һәм дини оешмаларның тормышы белән таныштыру максатыннан даими рәвештә үткәрелә. Анда дин эшлеклеләре мөселманнарга традицион исламның нигезләре, этноконфессиональ мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм илебезнең мәдәни, дини күптөрлелеген ихтирам итүнең әһәмияте, Ватаныбызны саклауның мактаулы бурыч булуы хакында сөйли, шулай ук очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирә, диелә бу хәбәрдә.