Менделеевск районында «Ватан солдатлары» хәрби-патриотик җырлар бәйгесе игълан ителде
Менделеевск районында «Ватан солдатлары» хәрби-патриотик җырлар бәйгесе була. Гаризалар 2023 елның 3 февраленә кадәр кабул ителә.
Конкурста район халкы, шул исәптә мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм укучылар, предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре катнаша ала. Һәр катнашучы бер җыр тәкъдим итә. Репертуарга хәрби-патриотик, геройларга багышланган җырлар кертелде. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» хәбәр итә.
15 февральдә С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда «Ватан солдатлары» хәрби-патриотик җырлар бәйгесенең гала-концертында чыгышлар тәкъдим ителәчәк, шулай ук җиңүчеләрне котларга җыеналар.
Катнашучыларга - 18 яшькә кадәрге балаларга гаризаларны Natali1868@mail.ruэлектрон адресына, 18 яшьтән өлкәнрәкләргә – biblio_mendel@mail.ru юлларга кирәк.