Иртән Казанның ТЭЦ урамында автобус һәм дүрт җиңел автомобиль катнашында авария булган
Бүген иртәнге җиделәр тирәсендә Казанның ТЭЦ урамында автобус һәм дүрт җиңел автомобиль катнашында юл һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
Якынча мәгълүматлар буенча, автобусның йөртүчесе вакытында туктарга өлгермәгән һәм берьюлы дүрт җиңел автомобильне (KIA, ике Hyundai һәм Datsun) домино принцибы буенча бергә җыйган.
Нәтиҗәдә, транспорт чаралары ике полосаның берсен япкан.
«Авариядә беркем дә зыян күрмәгән. Урында юл-патруль хезмәте инспекторлары эшли», - дип ачыклык керттеләр Казанның ЮХИДИ идарәсендә.