Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов белән очрашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәре азагында Президент Сердар Бердымөхәммәдов белән очрашуы турында хәбәр итте. Ул телеграм-каналына Дәүләт башлыгы белән бергә төшкән фотоны куйды.
«Төрекмәнстанга эшлекле сәфәребез азыгында Президент белән очраштык. Сердар Гурбангулыевич безнең уртак проектларны хуплый!» - дип язган Миңнеханов.
Искәртик, «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Миңнеханов бүген Төрекмәнстанга эш сәфәре кысаларында Аркадаг шәһәрендә яңа мәчеткә нигез ташы салу тантанасында катнашты, шулай ук Гёкдеп шәһәрендә Сапармурат Хаҗи мәчетендә булды.