Кремль мобилизация турында карарның гамәлдә булуы дәвам итүгә бәйле хәбәргә аңлатма бирде
Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков өлешчә мобилизацияне үткәрүгә кагылышлы сорауларда Россия Президенты Владимир Путинның сүзләренә колак салырга чакырды. Ул Россиядә өлешчә мобилизация буенча планның үтәлүен искәртте һәм указның гамәлдә булуы дәвам итү турында Президент администрациясенең җавабына соңрак тагын да төгәлрәк аңлатма бирергә вәгъдә итте. Бу хакта Газета.ru сайты яза.
«Өлешчә мобилизация кысаларында алга куелган план үтәлде. Шуннан соң хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе башланды. Президент шулай дип белдерде һәм без шуңа ориентлашырга тиешбез», - диде Песков.
Президент администрациясенең указның гамәлдә булуы дәвам итә дигән хәбәрен ул «юридик үзенчәлек» дип атады, соңрак әлеге сорауга төгәллек кертергә вәгъдә итте.
Искәртеп узабыз, Псков өлкә җыены депутаты Артур Гайдукның Путинга Россиядә өлешчә мобилизациянең тәмамлануы турында указ чыгару үтенече белән мөрәҗәгать итүе хакында гаммәви мәгълүмат чаралары элегрәк язып чыккан иде. Ул алган җавапта «мобилизация турындагы указның гамәлдә булуы дәвам итә» диелде. Элегрәк Кремльдә указ чыгару турындагы үтенечкә бу мәсьәләдә инде «нокта куелды» дип искәрткәннәр иде.
Россиядә өлешчә мобилизация 2022 елның 21 сентябреннән 28 октябрьгә кадәр дәвам итте. Путин хәбәр иткәнчә, иреклеләр һәм резервтагыларны да исәпкә алып, бу чорда 318 мең кеше хезмәт итәргә китте.