Татарстанда 30 ел эчендә һавага бүленеп чыга торган зарарлы матдәләр 21 процентка кимегән
Соңгы 30 елда, тулаем төбәк продукты чагыштырма бәяләрдә 2,6 тапкыр арткан вакытта, Татарстанда атмосфера һавасына бүленеп чыга торган зарарлы матдәләрнең гомуми күләме 21 процентка кимегән. ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков бүген үзе җитәкләгән ведомство коллегиясенең йомгаклау утырышында шундый мәгълүматлар китерде.
«Без соңгы 30 елда атмосфера һавасының сыйфаты үзгәрү динамикасына анализ ясадык. Нәтиҗәдә, 1998 елдан бирле, тулаем төбәк продукты чагыштырма бәяләрдә 2,6 тапкыр арткан вакытта, Татарстанда һавага бүленеп чыга торган зарарлы матдәләрнең гомуми күләме 21 процентка кимегән. Бу предприятиеләрнең әйләнә-тирә мохитне, аерым алганда, атмосфера һавасын саклауга карата җаваплы мөнәсәбәте хакында сөйли», - диде ул.
«Сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре шуңа игътибар юнәлтсен иде – һавага зарарлы матдәләрнең тиешледән артык күләмдә бүленеп чыгуы уңайсыз метеорологик шартлар вакытында теркәлгән. Әйтик, республиканың сәнәгать үзәгендә – Түбән Камада – тиешле күрсәткечнең 84,5 процентка артып китүе шундый көннәргә туры килә. Атмосфера һавасының пычрануына бәйле шикаятьләрнең 69 проценты шушы чорда килгән», - дип ачыклык кертте Шадриков.