Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанда яңа мәчеткә нигез ташы салу тантанасында катнашты
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәре кысаларында Аркадаг шәһәрендә төп мәчеткә нигез салу тантанасында катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат үзәге хәбәр итә.
Бер үк вакытта 5,5 мең кеше намаз укый ала торган мәчет Ахал виләятенең яңа административ үзәгендә төзеләчәк. Илдә беренче «акыллы шәһәр» булачак Аркадаг төзелешенә 2019 елда старт бирелгән. Биредә 70 меңгә якын кеше яшәячәк.
Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан халкын Аркадагның төп мәчете төзелеше башлану белән котлады. «Бу Төрекмәнстан өчен генә түгел, бөтен Ислам дөньясы өчен дә зур вакыйга. Мәчеттән тыш, биредә мәдрәсә төзеләчәк. Бу бик мөһим. Без үз гореф-гадәтләребезгә, динебезгә сакчыл карарга тиеш - болардан башка безнең киләчәгебез булмаячак. Төрекмәнстанда бу юнәлештә бик нәтиҗәле эш башкарыла», - дип ассызыклады ул.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, төрекмәннәр һәм татарлар - тугандаш халыклар. «Безне тирән тарихи һәм рухи-мәдәни бәйләнешләр бәйли. Татар һәм төрекмән телләре, шулай ук безнең гореф-гадәтләребез дә бик охшаш. Без Төрекмәнстанның елдан-ел үзгәрүен күрәбез. Зирәк акыллы җитәкчелек булмаса, бу мөмкин булмас иде. Татарстан сезнең уңышларыгызга бик шат», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов Гёкдеп шәһәрендә Сапармурат Хаҗи мәчетендә булды.