Леонов Татарстанда хезмәт коллективлары арасында спартакиада үткәрергә тәкъдим итте
Татарстанда корпоратив спорт белән кызыксыну арту фонында хезмәт коллективлары арасында республика спартакиадасын уздыру әйбәт адым булыр иде. Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында ведомство башлыгы Владимир Леонов шундый тәкъдим белән чыгыш ясады.
«Быел хезмәт коллективлары арасында республика спартакиадасын уздырырга тәкъдим итәбез. Аның суперфиналы Республика көнен бәйрәм итү кысаларында уза ала», – дип белдерде министр.
Эшләүче халык арасында системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 46,9 процент тәшкил итә, дип аңлатты докладчы.