Депутат Татьяна Ларионова Алабугада яшәүче малайның хыялын тормышка ашырды
Федераль җыенның Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова «Теләкләр чыршысы» проекты кысаларында биш яшьлек Ваняның хыялын тормышка ашырды.
Дельфиннар белән бергәләп, малай картина ясаган, йөзгән һәм фотога төшкән. Дельфинарийда үткәргән туган көне Ваняга онытылмаслык кичерешләр китерде. Аның белән бергә, бу кечкенә тамашада, малайның кунаклары да булды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
«Дельфиннардан бераз курыктым, чөнки алар бик җитез. Аларны мин беренче тапкыр күрдем, һәм миңа барысы да бик ошады. Дельфиннар искиткеч, ягымлылар. Мин аларны чын күңелдән яраттым», − диде Ваня.
Тамаша тәмамлангач, Волковлар гаиләсе истәлеккә фотосурәт һәм дельфинарийда булганлык турында шәһадәтнамә алды.
«Үзебез дә балалар кебек сөендек. Иван өчен бик шатмын. Башта куркыбрак калган иде, иң мөһиме, теләге кабул булды һәм чын дельфиннарны күрде. Мондый гаҗәеп бүләк һәм улымның хыялын тормышка ашырганга, Татьяна Петровна Ларионовага зур рәхмәт, бу аның өчен бик әһәмиятле булды. Шулай ук бу чараны оештырган Алабуга җитәкчелегенә дә рәхмәтемне белдерәм», − диде Ваняның әнисе Анна Волкова.
«Теләкләр чыршысы» − ул Бөтенроссия буйлап үткәрелә торган проект, ул балаларның хыялларын чынга ашырырга ярдәм итә.