Нефтекама шәһәрендә «Орчык бәйрәме» узды
Нефтекама милли-мәдәни берләшмәләр үзәге «Ак калфак энҗеләре» фольклор төркем белән берлектә 36нчы балалар бакчасында «Орчык бәйрәме» үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Милли мәдәниятләр үзәге нинди генә чара белән балалар бакчаларына барса да, нәниләрне уртак эшкә җәлеп итә, кызлар һәм малайлар бик теләп безнен белән бергә эшкә алына. Шул рәвешле ата-бабаларыбызның шөгыле белән таныша, гореф-гадәт, йолаларны өйрәнә. Остазлар елын без шундый матур эшләр белән башладык, сез дә кушылыгыз!» – диелә хәбәрдә.