Базарлы Матак буасында боз астыннан балык тоту ярышы булды
Әлки районының Базарлы Матак буасында боз астыннан балык тоту ярышы узды. Көн кояшлы булса да, җиле суык иде. Әмма бу боз тишеп балык каптыру белән шөгыльләнүче әлкилеләрне куркытмаган – һәр елны уздырыла торган ярышка иллеләп кеше килгән иде. Кайберәүләр гаиләләре белән әлеге бәйрәмдә катнашты.
Иң элек боз астыннан балык каптыруда ярышырга теләгәннәрне бәйгенең шартлары белән таныштырдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Балакирев бәйгедә катнашучыларга иң җылы теләкләрен ирештерде. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
Менә Базарлы Матак буасы өстендә беренче бәйгегә старт бирелде. Берничә дистә балыкчы күз иярмәс итеп бозны бораулый башлады. Берничә секунд эчендә бозны тишүчеләр дә ачыкланды. Аннан буаның төрле почмакларында балык тотуга керештеләр.
Җиңүчеләрне бүләкләгәч, бәйрәмгә килүчеләрне кайнар ухадан авыз итәргә чакырдылар.