Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Январь
2023

Рәдиф Җамалетдинов филология институты проектларын «Татмедиа» коллегиясендә тәкъдим итте

0
Рәдиф Җамалетдинов филология институты проектларын «Татмедиа» коллегиясендә тәкъдим итте

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков филология институтында татар мохите булуын билгеләп үтте.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегия утырышында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка «Татмедиа» агентлыгы белән берлектә тормышка ашырылучы программалар турында сөйләде.

«Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында милли массакүләм мәгълүмат чаралары системасында эшләү өчен татар телле һәм икетелле кадрларны әзерләү буенча берничә программа гамәлгә ашырыла. 2020 елдан «Филология. Татар теле һәм әдәбияты, журналистика» программасы фән, мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә, массакүләм коммуникацияләрнең төрле өлкәләрендә, җәмәгатьчелек белән элемтә, күптеллелек шартларында җәмгыять ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлтелгән», - диде ул.

Аның әйтүенчә, чыгарылыш сыйныф укучылары татар филологиясе өлкәсендә тирән белем ала һәм журналист эшенең массакүләм мәгълүмат чараларында гамәли күнекмәләрен үзләштерә. «Уку процессында студентлар татар журнал-газеталары, радио һәм «Татарстан - яңа гасыр», «Россия» телеканалларында эшләргә өйрәнә. 2022-2023 уку елында әлеге белем бирү программасы буенча 1-3 курста 75 студент белем ала», - диде институт директоры.

2022 елда «Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр. Копирайтинг һәм бренд-коммуникацияләр» программасына абитуриентлар кабул иткәннәр. «Программа булачак белгечләрне күптелле социомәдәни тирәлектә PR-эшчәнлеккә әзерләүгә юнәлдерелгән. Югарыда атап үткән юнәлешләр буенча белем алучы студентларыбыз татар телендә видеопроект, реклама ясау буенча актив эш алып бара. Төп максат - милли мәдәниятне һәм туган телне яшьләр арасында популярлаштыру», - дип аңлатты ул.

  • Татарстан Республикасы Президенты Указы һәм Бөтендөнья татар конгрессы заказы буенча Россия Федерациясе төбәкләреннән 15 студент максатчан укуга кабул ителгән. 2023-2024 уку елыннан «Татмедиа» белән берлектә «Нәшрият эше. Мәгълүмати тирәлек дизайны» программасын булдырырга ниятлиләр.

«Студентлар график дизайн, иллюстрация һәм анимация, график бренд-коммуникация, газета-журнал версткасы, китап басмасы, полиграфия продукциясе һәм тышкы реклама өлкәсендә югары квалификацияле билингваль белгечләр булачак», - диде Рәдиф Җамалетдинов.

«Татмедиа» генераль директоры Шамил Садыйков КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдиновны милли җанлы шәхес дип атады. «Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар мохите бар, аудиторияләрдә татарча сөйләшәләр. Татар егетләре,кызлары бюджет урыннарында укый. Без татар җанлы балаларга журналистика өйрәтәбез», - диде ул.

  • Әлеге программалар татар һәм рус телләрендә эшли ала торган белгечләрне әзерләүгә юнәлтелгән. Программалар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә тормышка ашырыла.

Әсгать Сәфәровка өченче курс студентлары Ильяс Хаҗиев һәм Айнур Җамалтдинов «Татар-информ»ның Ютуб каналында чыга торган «Таң» проектын күрсәтте. Президент аппараты җитәкчесе филология институты проектларын югары бәяләде.





Губернаторы России
Москва

Собянин сообщил о планах благоустройства на северо-востоке Москвы





Москва

Глава Центробанка РФ: "Я вижу в ЦФА большой потенциал"


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Столичный мэр реорганизовал управы в ТиНАО



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Тимати

ЮрКисс о черных списках «Русского Радио»: как туда попали SMAMAN, Тимати и Егор Крид




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Инсайты, стратегии и нетворкинг для профессионалов: 21 июня пройдет ежегодный форум «Спорт и Бизнес»

Стартовал финальный этап всероссийского футбольного турнира «Будущее зависит от тебя»

В Подмосковье сотрудники ОМОН «Русич» Росгвардии приняли участие в церемонии открытия соревнований по дзюдо среди детей и подростков


ATP

Теннисист Медведев может спуститься на пятое место в ATP после "Мастерса" в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Вольфганг Амадей Моцарт

Моцарт на балалайке и не только: топ-10 необычных концертов и музыкальных событий «Ночи в музее»-2024 в Москве



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России