Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Январь
2023

Казның аяк-башыннан традицион бәлеш пешерү буенча остаханә үткәрделәр

0

Остаханә татар казыннан пешерелгән ризыкларны халыкка кертү максатыннан оештырылган.

Казанның «Туган авылым» комплексында каздан ризыклар пешерү буенча остаханә күрсәттеләр. Чара татар казы брендын булдыру һәм милли аш-су традицияләрен саклау максатыннан үткәрелә.

Остаханәдә казның баш-аягыннан традицион зур бәлеш, тутырылган каз муены һәм казның эч-башыннан мичтә чүлмәк пешереп күрсәттеләр.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров татарның азык-төлеген дә, һөнәрчелеген дә бренд итеп күтәрәчәкләрен әйтте.

«Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында өч ел элек татар халык ашлары буенча аерым бер совет оештырган идек. Без үзебезнең азык-төлек, һөнәрчелек һәм башка өлкәләрне бренд буларак күтәрәчәкбез. Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале дә аерым методика булдыра алырлык чара. Бу хәрәкәттә берничә буын катнаша, анысы да бик мөһим», - диде Данис Фәнис улы.

«Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Кадрия Идрисова татар халык ашлары советы җитәкчесе дә. Ул милләткә хас булган яңа төрле ризыклар барлыкка килү туктап торырга тиеш түгел, дип белдерде.

«Без тормышка яңа милли ашамлыклар кертергә тиеш. «Каз өмәсе» бәйгесендә үзебезнең татар егетләре, татар хатын-кызлары яңа технологияләр буенча әзерләнгән ризыкларны күрсәтәләр. Алар да милли булып кереп китәләр. Милли ризыклар барлыкка килү туктап калырга тиеш түгел», - диде Кадрия Рәис кызы.

Казның баш-аягыннан зур бәлешне аш-су остасы, II Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивалендә Гран-при иясе Минзәлә Гайнуллина пешерде. Ул остаханәгә Оренбург өлкәсе Переволоцк районы Чесноковка авылыннан килгән.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

«Мин пешергән каз бәлешен бик яратып ашыйлар. Аена ким дигәндә ике тапкыр пешерәм. Аш-су эшләрен яратып башкарам. Бәлеш рецепты да әнидән калган. Гомер буе шул рецепт белән пешерәм», - дип сөйләде Минзәлә Гайнуллина.

Казның йөрәк-бүтәкә-маеннан каз муены тутыру буенча остаханәне Саба районы Иләбәр авылыннан II Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивалендә каз муены тутыру буенча 1 урын яулаган Рамил Хафизов үткәрде. Казның эч-башыннан мичтә чүлмәк пешерүне «Туган авылым» комплексы шеф-повары Әхәт Дәүләтов күрсәтте.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

 





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин. Главное за день





Москва

Новые городские проекты в сотрудничестве с парком Юрия Лужкова готовит Фонд Юрия Лужкова


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин объявил о начале сборки «Москвича» по технологии полного цикла



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Пианист

Пианист-виртуоз Култышев исполнит редкие сочинения Баха и Брукнера на концерте в «Зарядье»




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Пензенские регбистки выиграли первенство России

Собянин рассказал о ходе строительства Троицкой линии метро

Заммэра Москвы Ефимов: набережная в Южном порту увеличится в 1,5 раза


Анна Калинская

Калинская проиграла Свитолиной и не смогла выйти в 1/8 финала турнира в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru