Казан УЕФА Суперкубогы өчен матч уздыру хокукыннан мәхрүм ителде
Европа футбол ассоциацияләре берлеге Казанны УЕФА-2023 Суперкубогы өчен матч уздыру хокукыннан мәхрүм итте.
Тиешле карар УЕФА башкарма комитеты утырышында кабул ителде, дип хәбәр итә оешманың рәсми сайты.
Казан урынына матчны Афины кабул итәчәк. Уен 16 августта булачак. УЕФА Суперкубогы өчен матчта гадәттәгечә Чемпионнар лигасы һәм УЕФА Европа Лигасы җиңүчеләре катнаша.
Исегезгә төшерәбез, Россия футбол командалары Европа ярышларында катнашудан читләштерелде.